Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында «Яшь дипломатлар/Youth Ambassadors» 5.0 теспублика конкурсы җиңүчеләрен котладылар

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәрле 41 студент яшьләр вәкилләре катнашты. Барысы 13 команда оешты.

«Яшь дипломатларны финалга чыгулары белән котлыйм. Бу проектта финал – сезнең һөнәри юлыгызның башы гына әле. Әлбәттә, «Яшь дипломатлар/Youth Ambassadors»5.0 конкурсы кысаларында туплаган тәҗрибә сезнең алда яңа мөмкинлекләр ача.  Сез үзегезнең иҗади һәм һөнәри мөмкинлекләрегезне күрсәттегез, дипломатлар буларак, яңа белемнәр һәм тәҗрибә тупладыгыз. Сезгә киләчәктә үз-үзегезне тормышка ашыруда уңышлар телим», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министр Тимур Сөләйманов.

Конкурс 6 этаптан торды. Ярыш нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган командалар призлы урыннар алды.   Конкурс  барышында катнашучылар Татарстан Республикасының әйдәп баручы лидерлары, җаваплы вазыйфаи затлар, ведамство хезмәткәрләре белән очраша, чит ил дипломатик вәкилләренең эшчәнлеге белән таныша, проектлар эшли һәм яшьләр дипломатиясен үстерү буенча инициативаларын тәкъдим итә алдылар..

Амбассадорлар алдында катнашу вакытында ук яңа перспективалар һәм мөмкинлекләр ачылды.

«Tatarstan International» этабы вакытында инвестицион үсеш Агентлыгында яшьләрне INVTES TATARSTAN брендына җәлеп итү максатыннан аралашу каналларын уйлау мәсьәләсе куелды. «Girl power» командасы проекты иң яхшылардан булды һәм алар агентствода практика үтү өчен чакырылдылар.

Иң истә калганы «Diplomacy in the Modern World этабы кысаларында оештырылган Казандагы чит ил вәкилләренең генераль консуллары белән очрашулар булды. Катнашучылар Турция, Казахстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан Республикалары генераль консулларына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеген алдылар. Шулай ук Россия Федерациясе һәм Төркмәнстан арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуның 30 еллыгына багышланган   фәнни-мәдәни чараларда катнашу бәхетенә ирештеләр.

«Бу елда конкурс масштабы, чынлап та, бик истә калырлык булды: 100 гариза арасыннан иң яхшылары сайлап алынды. Конкурс бик тыгыз программада барды. Кызыклы вакыйгалар, очрашулар, мастер-класслар катнашучылар алдында яңа мөмкинлекләр спектрын ачты.  Финалистлар команда белән эшләнгән проектларын якладылар. Быел бу проект үзенең 5еллык юбилеен бәйрәм итә. Шунысы да әһәмиятле: студент яшьләрнең иҗтимагый дипломатиягә кызыксынулары елдан-ел арта бара», - дип басым ясады Яшьләр дипломатиясе Академиясе рәисе Дилбәр Садыйкова.

Проектны ябу өлешендә КФУның халыкара эшчәнлек буенча директор урынбасары Альбина Имаметдинова да чыгыш ясады.

Конкурс нәтиҗәләре буенча өченче урынны алган «Бисмарк» командасы электрон девайслар җыелмасы белән бүләкләнде. Команда идеясендә «Ислам сәнгате: рәсем сәнгате каллиграфия» мастер-классы,   Модалар күрсәтү,  әдәби кичә, Нашида җырлау кебек чаралар кертелгән.

Мактаулы икенче урынга «Юбилейные» командасы лаек булды һәм Россиядә халыкара яшьләр чарасына катнашу мөмкинлеге алды. Алар катнашучыларга «Эпидемиология», «Климат һәм экология», «Мәгълүмати технологияләр», «Экономика» секцияләре тәкъдим иттеләр. Чара кысаларында түгәрәк өстәл эше һәм фасилитация сессиясе оештырылачак. «Яш дипломатларYouth Ambassadors» 5.0 җиңүчесе исеменә «Триумвират» командасы лаек булды. Команда чит илдә халыкара яшьләр чарасында катнашу хокукы алды. Команда шулай ук «ИХО илләре халыкара яшьләр фәнни конгрессы -2022» чарасын оештыру белән дә шөгыльләнде. Аларның чыгышында Төркиянең Bilisim Vadisi itүзәне һәм Индонезия университеты катнашында Иннополис  базасында медицинага VR технологияләр кертү проектын булдыру игътибарга лаек пунктларның берсе булды.

Конкурсны оештыручы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Яшьләр дипломатиясе Академиясе» иҗтимагый оешмасы.

Тематик сылтамалар: :

Youth Ambassadors ВКонтактеда - https://vk.com/youthambassadors

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International