Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 28 апрельдә Бөек Ватан сугышы ветераннарына, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасын түбәндәге адрес буенча уздырырга планлаштыра: Казан, Копылов ур., 2А йорт (В. И. Ленин исемендәге мәдәният йорты).
Теләге булган кешеләр бушлай һәм чиратсыз Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлеге, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль иминият фондының төбәк бүлеге, Россия Федерациясе Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе, шулай ук Татарстан Республикасы Прокуратурасы, адвокат һәм нотариус оешмаларыннан консультация ала алалар.