20 апрель, Россия донор көнендә, Татарстан Республикасының «Яшь Гвардия» республика кан үзәге җирлегендә донор плазмасын һәм кан тапшыру буенча хәйрия акциясе уздырды.Акциядә 5 яшьгвардияче катнашты, барлыгы исә1 литрдан артык кан тапшырылды.
«Мин инде инде өченче тапкыр тапшырам, чөнки мин кешеләргә ярдәм итүне үз бурычым дип саныйм. Еш кына минем кан төркеме таләп ителә дигән хәбәрләр килә, мин кан бирә алганымны аңлау белән, шунда ук аны тапшырам да. Моннан тыш, минем беренче уңай кан төркеме бар, ул антигеннар булмау хисабына универсаль санала», – дип сөйләде МГЕРНЫҢ Казан җирле бүлеге активисты Кирилл Белоногов.
Исегезгә төшерәбез, ел саен 20 апрельдә Россиядә кан доноры көне билгеләп үтелә. Ул 2007 елның 20 февралендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасында донорлык һәм Кан хезмәте проблемалары буенча «Түгәрәк өстәл»дә гамәлгә куелды.