2022 елга Яшьләр эшләре министрлыгының халык алдында формалаштырылган максатлар һәм бурычларнны үтәү буенча якынча нәтиҗәләр ясалды

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе

2021 елда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының Иҗтимагый советы тарафыннан 2022 елга 7 ачыктан-ачык формалаштырылган максат һәм бурычлар билгеләнде. Алар арасында:

1.Яшьләрне эшкә урнаштыру системасын үстерү. 11,5 мең кеше булган яшьләрне даими укудан һәм эштән буш вакытларында вакытлыча, сезонлы һәм икенчел эш белән тәэмин итү;

2.Яшьләрне социальләштерүгә ярдәм итү. Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләрдә исәптә торучы, шулай ук авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче яшүсмерләрнең 50% тан да ким булмаган санда яшьләр сәясәте учреждениеләрендә системалы кызыксынулар белән шөгыльләнүче яшүсмерләрне колачлау;

3.Яшьләрне иҗади яктан тормышка ашыру өчен шартлар тудыру. Иҗади юнәлештәге проектларда катнашкан Татарстан Республикасы яшьләре санын 355 меңнән 362 мең кешегә кадәр арттыру;

4. «Интернет» челтәрендә яшьләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау.

«Интернет» челтәрендә, 200 меңнән артык кешене җәлеп итеп, яшьләрнең үз-үзләрен имин тотыш культурасын һәм күнекмәләрен формалаштыру буенча чаралар комплексын эшләү һәм тормышка ашыру;

5.Психологик ярдәм системасын үстерү. Татарстан Республикасының барлык югары уку йортларында психологик ярдәмнең бердәм регламентларын эшләү һәм гамәлгә кертү;

6.Яшьләр өчен тигез мөмкинлекләр. Яшьләр берләшмәләре эшчәнлеге һәм яшьләр проектлары белән сәламәтлекләре чикләнгән яшьләр арасыннан 10 меңнән дә ким булмаган кеше санын җәлеп итү;

7.Яшьләр эшкуарлыгын үстерү өчен шартлар тудыру. Программаны тормышка ашыруның беренче елында 5000 бала һәм яшьләрне җәлеп итеп, эшкуарлык эшчәнлеген алып бару күнекмәләрен үстерү буенча программаны эшләү һәм гамәлгә кертү.

Шулай итеп, 2022 елның I кварталында Татарстан Республикасында яшьләргә хезмәт тәрбиясе һәм мәшгульлекне гамәлгә ашыру кысаларында беренче максатны үтәү йөзеннән, даими укудан һәм эштән буш вакытларында 635 кеше вакытлыча, сезонлы һәм икенчел эш белән тәэмин ителгән, бу пландагы күрсәткечнең 5,52% ын тәшкил итә. Алардан:

- студентлар отрядлары составында 382 кеше эшкә урнаштырылган иде;

- «Яшьләргә эш» rabota.tatar порталы аша 253 кеше эшкә урнаштырылган.

2022 елның март ахырына ачык бурычны тормышка ашыру өчен «Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге» ДБУ тарафыннан студентлар отрядларын формалаштыруга 30дан артык эш бирүчедән гаризалар формалаштырылды. Эшнең төп юнәлешләре-төзелеш, җитештерү, хезмәт күрсәтү, педагогик отрядлар һ. б.

2022 елның I кварталында өченче максатны үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм аның карамагындагы структуралар проектлары тарафыннан иҗади юнәлештәге проектлар һәм чаралар кысаларында 63 195 кеше җәлеп ителгән, бу планның 17,45% тәшкил итә.

Иң зур проектлар арасында – «Созвездие-Йолдызлык» һәм Татарстан Республикасы КВН хәрәкәте чаралары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International