Бүгенге көндә Татарстанда кешбэк системасы буенча 9 меңнән артык юллама сатып алынган. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков белдерде. Беренче урынбасар сүзләренә караганда, быел программа ата-аналар арасында бик популяр. Лагерьларга юлламаларны берничә сәгать дәвамында сатып алалар.Ул билгеләп үткәнчә, бүген республикада ата-аналарга бу хезмәтне күрсәтү өчен мөстәкыйль оешмалар буларак 4 туроператор билгеләнгән. Шулай ук, бу системада мөстәкыйль рәвештә 17 лагерь базасы теркәлгән һәм әлеге программа буенча юлламалар сату эшен алып бара.
Программаның эш механизмы турында исегезгә төшерәбез: ата – ана балага «Мир» картасы ярдәмендә балалар лагерена юллама сатып ала; биш көн дәвамында әлеге картага яңа сатып алынган юлламалар өчен тотылган акчаның 50% ы кире кайтарыла, әмма ул 20 мең сумнан артмаска тиеш; бер балага йөрү күләме чикләнми-сменаларның теләсә кайсысына барырга була. Кешбэк алу өчен һәр сәфәр өчен аерым транзакция үткәрергә кирәк; берничә балалы гаиләләр өчен сатып алынган юлламаның яртысын кире кайтарырга мөмкин булачак.