ТР Яшьләр эшләре министрлыгы лагерьларның нәтиҗәлелеген бәяләүгә балаларның менталь сәламәтлеген кертергә тәкъдим итте

2022 елның 22 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы балалар һәм яшьләр ялын, аларны сәламәтләдерүне оештыру буенча Ведомствоара комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды. ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов үз чыгышында лагерьларның эчтәлекле эшенең сыйфатын тәэмин итү мәсьәләсенә тукталды:«Без шунысын аңлыйбыз: бала сменада булганда, балалар, вожатыйлар арасында аралашу, лагерь программасында катнашу барышында балалар мөһим тәҗрибә туплыйлар, аларда коммуникатив күнекмәләр үсә, шәхес үсеше процессы бара, ориентирлар кыйммәте формалаша». - Агымдагы елның мартында «Җәй» үзәге «Татарстан Республикасында балалар ялы турында ата-аналар һәм балаларның фикерләре» дигән тикшеренү үткәрде. Лагерьдә иң истә калган мизгелләр турында  сораганда, үз җавапларында балалар яңа дуслар белән танышу (25,2%), конкурсларда, ярышларда җиңүләр (16,1%), сәхнәдә һәм дәресләрдә уңышлы чыгыш ясау (12,6% һәм 9,7%) темаларын билгеләп үттеләр.  Балалар лагерьны дуслык, аралашу һәм үз-үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлек буларак күрә, ә өлкәннәр лагерьның рухи кыйммәтен билгели. 2021 елда лагерьда ял иткән ата-аналар һәм балаларның фикерен өйрәнеп, бүген профильле сменаларга зур ихтыяҗ булуын билгеләп үтәбез. Замана ата-аналары баланы лагерьга озатканда аңа шәхси үсешендә ярдәм итүләрен телиләр. Сыйфатлы туклану һәм куркынычсызлык белән беррәттән, сыйфатлы чаралар һәм мастер-класслар да көтә. Ата-аналар лагерьга бару балага иҗади (26,1), спорт (21%), коммуникатив (15,7) һәм интеллектуаль (13,6%) сәләтләрен ачарга ярдәм итте, дип билгеләп үттеләр.

Яшүсмерләр белән эшләүдә заманча алым һәм технологияләр үрнәге буларак, министр узган ел «Ял» үзәгенең балалар лагерьларында апробацияләнгән һәм быел республиканың барлык балалар лагерьларында гамәлгә ашыру өчен тәкъдим ителгән «Цифрлы гигиена» белем бирү модулен билгеләп үтте.

Бу эштә вакытлыча балалар коллективының тәрбия потенциалын аңлау, балаларны, аларның өлкән иптәшләре буларак, вожатыйлар катнашындагы файдалы эшчәнлеккә җәлеп итү мөмкинлеген әһәмиятле дип саныйбыз. Бу юнәлештә вак-төякләр була алмый! Монда барысы да– вожатый компетенциясеннән алып балалар лагерында кулланыла торган музыкаль һәм визуаль материалга кадәр мөһим », - дип билгеләп үтте ул.

Тимур Сөләйманов лагерьларның нәтиҗәлелеген һәм балаларның менталь сәламәтлеген бәяләргә тәкъдим итте: «Роспотребнадзорның методик эшкәртмәләре нигезендә, бүген лагерьда баланы сәламәтләндерүнең нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткечләре гамәлдә – буй, тән авырлыгы, мускул көче һ.б. шул ук вакытта бу төшенчәләрне менталь сәламәтлек яссылыгында эффектлар белән тулыландырырга тәкъдим итәбез. Бу нәтиҗәне психологлар вожатыйлар белән берлектә смена һәм белем бирү оешмалары белән ел дәвамында перманент эшләре дәвамында үлчи ала. Әлеге эш юнәлеше буенча эшче төркем оештырырга һәм күрсәткечләрне физик кына түгел, ә менталь, эмоциональ сәламәтлекне дә исәпкә алып тулыландырырга тәкъдим итәбез».

- Балалар ялының аерым һәм бик мөһим темасы-сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ял итүе. Аерым балаларның җәйге шәһәр читендәге сәламәт яшьтәшләре белән бергә ялын оештыру аларның социаль адаптациясенә һәм әйләнә-тирә социумга интеграцияләнүенә ярдәм итә, балаларда коммуникатив күнекмәләр булдыра. Бу юнәлештә булган тәҗрибәгә карамастан, үсеш өчен потенциал зур. Министр билгеләп үткәнчә, ТР Хөкүмәте ярдәме белән узган елда махсуслаштырылган сменаларның яңа форматы гамәлгә ашырылды, ул вакытта сәламәтлекләре чикле булган бала әти-әни яки тәрбияче белән берлектә  лагерьга бара алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International