ТР Яшьләр эшләре министрлыгы Россия Федерациясе Урман кодексына балалар лагерьлары өчен капиталь төзелешләргә рөхсәт бирүче үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдим белән чыкты.
ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов сүзләренә караганда, эшнең төп өстенлекләреннән берсе - балалар ялын оештырганда барлык процессларны норматив җайга салу һәм чикләү.
Балалар ялының эшчәнлек төре буларак күптәннән гамәлгә ашырылуына карамастан, ул мөстәкыйль тармак буларак әле рәсмиләштерелмәгән, шуңа да закон чыгару һәм оештыру планында кайбер кыенлыклар һәм каршылыклар бар.
«Әйе, аларның кайберләре әкренләп уңай якка үзгәрә, мәсәлән, гражданнарның гомуми файдаланудагы су объектларына һәм аларның яр буе полосасына үтеп керүен чикләү турындагы закон проекты хәл ителде. Шул ук вакытта, күп кенә лагерьлар урман фонды җирләрендә урнашкан (Татарстанда капиталь ремонт программасына кергән 94 лагерьның 33е). Россия Федерациясе Урман кодексының 41, 11, 103 маддәләре нигезендә, урман фонды җирләрендә капиталь төзелешләр, шул исәптән койма һәм киртәләр төзү тыела. Әмма, булган затларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында, балалар лагерының барлык периметры буенча территорияне койма белән чорнап алу зарури. Мондый таләпләр көч органнары тарафыннан (ЭЭМ һәм АТК) куела», - дип ассызыклады министр.