Тимур Сөләйманов: «Комплекслы иминлек балалар ялын һәм сәламәтләндерүне оештыруда төп өстенлек булып тора»

2022 елның 22 апреле, җомга

«Комплекслы куркынычсызлыкны тәэмин итү - балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыруның төп өстенлекләреннән берсе», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

Бу хакта сөйләгәндә, министр янгын куркынычсызлыгы буенча укыту күнегүләрен һәм инструктажларын үткәрергә булышучы гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан килгән коллегаларын,лагерьларда балаларны медицина белән тәэмин итүне гамәлгә ашырган һәм хезмәткәрләргә медицина тикшерүен оештырган ТР Сәламәтлек саклау Министрлыгыннан килгән коллегаларын,тулы баланслы, сәламәт туклану һәм сыеклык эчү режимын оештыруда ярдәм иткән өчен Роспотребнадзор коллегаларын билгеләп үтте.

«Бүген ведомствоара комиссиянең игътибар үзәгендә булган тагын бер мәсьәлә – балалар ялын оештыручылар гыйнвар-февраль бәяләрендә контрактлар төзегән хәлдә, азык-төлекнең аерым категорияләренә бәяләрнең сизелерлек артуын (26% -30%) билгеләп үтәр идем.Шуңа бәйле рәвештә, бүген коллегалар белән берлектә адреслы эш итү турында карар эшләнде: сораулар килеп туган очракта, район башкарма комитетына һәм министрлыкка оператив рәвештә хәбәр итәргә кирәк. Һәр очрак сатып алулар буенча дәүләт комитеты белән берлектә индивидуаль каралачак, нәтиҗәләр буенча тиешле карарлар кабул ителәчәк», - дип ассызыклады Тимур Сөләйманов.

Ул, шулай ук, муниципалитет, муниципаль комиссия җитәкчеләреннән балаларның ялын һәм аларны сәламәтләндерүне оештыру буенча азык-төлек куркынычсызлыгы, аларны кабул итү, балалар лагерьларында әзерләү технологияләрен төгәл үтәү мәсьәләләрен аерым контрольгә алуны сорады. - Гадәттәгечә, быел балалар сәламәтләндерү лагерьларында саклау чараларына аерым игътибар бирелде. Россия Хөкүмәте карары нигезендә, Министрлык тарафыннан, Росгвардия һәм муниципаль берәмлекләр белән берлектә, лагерьларны категорияләү буенча эш оештырылды, куркынычсызлык паспортлары расланды. Моннан тыш, сәламәтләндерү кампаниясе вакытында барлык бюджет лагерьлары шәхси сак предприятиеләре хезмәтләре белән тәэмин ителәчәк. Бу акчаларга республика районнарына өстәмә рәвештә 29,5 млн. сум җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International