2022 елның 25 апрелендә Казан шәһәренең IT-паркында «Яшьләргә эш» II Республика яшьләр белем бирү форумы узачак.
Форум яшьләрне хезмәт белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруга, иң яхшы тәҗрибәләр һәм эшкә урнашу рәвешләрен алга этәрүгә юнәлдерелгән.
25 апрель 10:00 дән 15:00 гә кадәр вакантлы эш урыннары маркеты, эш бирүчеләр вәкилләре белән консультация мәйданчыклары, партнерлардан тематик зоналар эшләячәк. Яшьләр өчен вакансияләрне Татарстанның һәм Россиянең алдынгы компанияләре тәкъдим итәчәк. Алар арасында: «ПОЗИС» АҖ, «Алабуга Девелопмент» ҖЧҖ, KazanExpress, Макдональдс, «ФПК» Казан вагон участогы АҖ Горький филиалы, «БИНХАРТС» ҖЧҖ, «Казан ачык талантлар университеты 2.0» АКБО, «Сафьян» АҖ, «Ernst & Young» бизнес академиясе, «Кидспейс» балалар шәһәре, «DoDo pizza» пиццериялар челтәре һ. б. бар.
«Сәнәгать предприятиеләрендә яшьләр. Корпоратив карьера үсеше» дип аталган 13 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмә ачылды.
2022 елга Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының «Яшьләрне эшкә урнаштыру системасын үстерү»дигән ачык максат турында фикер алышу буенча Иҗтимагый совет утырышы узачак.
Форум кысаларында Татарстан Республикасында студентлар хезмәт отрядлары хәрәкәтен үстерү һәм аңа ярдәм итү мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү советы утырышы узачак. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының яшьләр сәясәте комитеты рәисе урынбасары Михаил Киселев, VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов һ. б. катнашачак.
Чарада катнашу бушлай, теркәлү сылтама буенча.