Бүген УРАМ экстрим-паркында җәйге сезон ачылды. Парк мәйданчыгында самокат, паркур, стритбол, скейтбординг, кием-салым һәм аксессуарлар своп-маркеты, Scratch DJ School Диджеинг буенча мастер-класс узды, ә кичен барлык катнашучыларны Twokai студиясеннән кино кичәсе көтә.
«Бүген без җәйге сезонны ачабыз һәм шәһәр халкы өчен бу көтеп алынган вакыйга булуын тоябыз. Парк кешеләр белән тулы-яшьләр, яшүсмерләр, ата-аналар белән балалар. Парк командасы кызыклы программа әзерләгән иде, барлык мәйданчыкларда да активлыклар күп — мастер-класслар, ярышлар, күрсәтмә чыгышлар. Быел да планнарыбыз күп. Мәсәлән, 26 июнь, Яшьләр көне алдыннан, экстрим-паркта «Урам классикасы» Бөтенроссия фестивале узачак. Фестиваль үз эченә формаль булмаган яшьләр берләшмәләре лидерларыннан, урам мәдәнияте һәм спорт эшлеклеләреннән зур белем бирү блогы — семинарлар һәм воркшопларны ала. Шулай ук 3х3 тибында баскетбол, паркур, BMX, скейтборд, кикскутер (самокат) баскетбол буенча ярышлар һәм трюклы йөрү буенча күрсәтмә чыгышлар планлаштырылган. Шулай ук Urban Games Бөтенроссия турнирын уздыру планлаштырыла. Июль аенда турнир бөтен илдән спортчыларны җыячак», - дип ассызыклады Татарстан Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.
Экстрим-парк директоры Мария Крюкова, үз чиратында, бүген паркның ябык өлешендә кафе, өстәмә прокат зонасы ачылуын билгеләп үтте. Мария Крюкова шулай ук якын арада диджеинг буенча мәктәп ачылачагы турында хәбәр итте.
Сезон ачылган көнне УРАМ экстрим-паркы барлыкка килүендә инициаторларның берсе - Freestyle ВМХ буенча биш тапкыр РФ чемпионы, Токио 2020 Олимпия уеннарында катнашучы, Freestyle ВМХ РФ җыелма командасы әгъзасы, күп тапкыр Европа һәм дөнья чемпионатлары призеры Ирек Ризаев өйләнде.
ЗАГСка теркәлгәннән соң, яшь пар экстрим-паркка килде.
Ирек Ризаевның тормыш юлдашы - Дарья Анишкина да ВМХ белән шөгыльләнә. Ул-Freestyle ВМХ буенча РФ җыелма командасы әгъзасы, Россия чемпионатының көмеш призеры, Европа чемпионаты, дөнья чемпионаты катнашучысы.
Исегезгә төшерәбез, экстрим-парк 10:00 дән 22:00 гә кадәр эшли, керү ирекле.