Казанда Урта һөнәри белем бирүнең тәрбия эшләре белгечләрен әзерләү буенча «ПРОФИ командасы»Бөтенроссия форумының ачылу тантанасы һәм пленар утырышы узачак

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

28 апрель көнне Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында «Мәгариф» милли проекты кысаларында «РФ гражданнарына патриотик тәрбия бирү» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә торган «ПРОФИ командасы» Бөтенроссия тәрбия эше белгечләрен әзерләү форумының пленар утырышы һәм ачылу тантанасы узачак. Форумда Россиянең 50 регионыннан 500 кеше катнашачак. Алар арасында: Урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары, Урта һөнәри белем бирү студентлары белән тәрбия эшен алып баручы министрлыклар һәм ведомстволар белгечләре, студентлар үзидарәсе органнары эшчәнлеге өчен җавап бирүче педагоглар.

 

 

Ачылу тантанасында һәм пленар утырышта РФ Президентының иҗтимагый проектлар буенча идарәсе башлыгы урынбасары Алексей Аветисов, РФ мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев, Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, Россия урта махсус белем бирү уку йортлары директорлар берлеге президенты Виктор Демин, «Россия яшьләр берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Павел Красноруцкий, «Россия - мөмкинлекләр иле» АКБО генераль директоры урынбасары Антон Сериков, Россия мәгариф академиясенең балачак, гаилә һәм тәрбия институты директоры Наталья Агре катнашачак.

Чара барышында ике килешү төзеләчәк:

- Россия яшьләр берлеге һәм Россия мәгариф академиясенең балачак, гаилә һәм тәрбия институты арасында көллиятләрдә һәм мәктәпләрдә тәрбия эшен үстерү буенча хезмәттәшлек турында килешү;

– Россия яшьләр берлеге һәм Россия Урта махсус белем бирү уку йортлары директорлары берлеге арасында Урта һөнәри белем бирү белгечләре һәм студентлары белән тәрбия эше формаларын үстерү буенча хезмәттәшлек турында килешү. Әлеге килешү кысаларында Урта һөнәри белем бирү базасында РСМ студентлар клублары төзеләчәк.

Форумны оештыручылар-РФ Мәгариф министрлыгы, «Россия яшьләр берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Россия ССУЗ Директорлар берлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International