Теге яки бу өлкәдә җаваплы белгечләр белән турыдан-туры эфирлар сериясе дәвам итә. 27 апрель 11: 30 сәгатьтә «Бала иминлеге фундаментын ничек төзергә? Җенси иминлек» темасына эфир үтәчәк.
Эфирда түбәндәге экспертлар чыгыш ясаячак:
- Цеханович Александр Сергеевич-Татарстан Республикасының балигъ булмаган балалар һәм яшьләр турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү бүлеге башлыгы;
- Сабирова Наталья Анатольевна- «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге» муниципаль бюджет учреждениесенең «Сердәш» психологик хезмәте җитәкчесе.
Очрашуның модераторы – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Андреевна Кондратьева.
Турыдан-туры эфирны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты сайтында, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Матбугат хезмәтенең YouTube каналында карарга мөмкин.
Эфирны балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы оештыра.
«Кайнар линия» телефоны-8(843) 277-00-00.