27 апрельдә Казанда «Георгий тасмасы» халыкара акциясе старт ала

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

27 апрельдә Татарстан башкаласы ел саен үткәрелә торган «Георгий тасмасы» халыкара акциясенә кушылачак.

Акция 11.00 сәгатьтә Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры каршындагы мәйданда башлана.Җиңү көне символы булган тасмаларны 10 майга кадәр шәһәр урамнарында «Патриот» республика спорт-ватанпәрвәрлек һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәге волонтерларыннан алырга мөмкин.

Казанда  Георгий тасмаларын тарату буенча 15 пункт эшләячәк – аларның төп өлеше Г.Камал театры янындагы мәйдан, Җиңү Паркы, Меңьеллык паркы, Ирек мәйданы, Петербург һәм Бауман урамнары, шәһәрнең сәүдә комплекслары, метро станцияләре булачак. Быел үзәк барлыгы 200 мең тасма сатып алган.

Республикада акцияне уздыру өчен Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Патриот» яшьләрне спорт-ватанпәрвәрлек  һәм армиягә кадәр әзерләү республика үзәге» Татарстан Республикасы дәүләт автоном учреждениесе җаваплы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International