26 апрель көнне Казанда «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе  үтәчәк

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

2022 елның 26 апрелендә 16:00 сәгатьтә Казанда «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе үтәчәк.

Быел татар яшьләре ягыннан гражданлык инициативасы буларак формалашкан акция 17 нче тапкыр үткәрелә.

2022 елгы «Мин татарча сөйләшәм» акциясе берничә чарадан тора: «Kazan Quest» квест-уены, «Тяжело с татарским» антипемиясен тапшыру, яшь татар шагыйрьләре конкурсы, Яр Чаллыдагы «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе.

«Kazan Quest»

22 апрель көнне Казан урамнарында Kazan Quest уены узды. «Kazan Quest» -2009 елдан башлап Бөтендөнья татар яшьләре форумы активистлары тарафыннан үткәрелгән «Татар-Дозор» квест-уенының яңартылган форматы. Уенда Казан мәктәпләренең 7-11 сыйныф укучылары катнашты – 19 мәктәптән барлыгы 20 команда һәм «Шаян ТВ»телеканалы командасы.

Уен квест форматында оештырылды: командалар оештыручылар биргән нокталар буенча йөрделәр һәм төрле биремнәрне чиштеләр. Квест маршруты буенча катнашучылар шулай ук Татарстан Республикасының икетеллелеге турындагы Законның үтәлешен тикшерделәр.

 «Тяжело с татарским» антипремиясе

11 ел дәвамында «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең оештыручылары тарафыннан халыкка хезмәт күрсәтүче һәм Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә — татар һәм рус телләрендә мәгълүмат бирүче дәүләт оешмаларының рейтингы һәм антирейтингы төзелә.

Республикабызда ике дәүләт теле – рус һәм татар теле тигез хокуклы дигән Законны үз эченә алган Татарстан Республикасы Конституциясен үтәү комиссиясенә җәмәгатьчеләр һәм шәһәр активистлары, журналистлар һәм тел белгечләре керде. Алар төзегән антирейтинг нигезендә, 26 апрельдә «Тяжело с татарским» исемле антипремиягә ия булучылар игълан ителәчәк.

Шулай ук, акцияне оештыручылар эшчәнлекләрендә татар телен кулланучы оешмаларга рәхмәт хатлары тапшырачаклар.

Гала-концерт

Акция концерты, гадәттәгечә, 26 апрельдә (сишәмбе), Габдулла Тукайның туган көнендә булачак. Бу көнне 16: 00 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда традицион рәвештә татарча тере музыка һәм яшь бәйсез башкаручыларга багышланган концерт программасы күрсәтеләчәк. Бу көнне сәхнәдә Gauga, ОММАЖ, noor, URTIC, TatCultLab төркемнәре, TatKidLab, Shanu, Ике яр, Минһаҗев һәм башкалар чыгыш ясаячак. Концертның махсус кунаклары-режиссер Байбулат Батулла һәм музыкант Ислам Вәлиев. Акциянең музыкаль өлеше өчен традицион рәвештә Yummy Music лейблы җавап бирә.

Беренче тапкыр «Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсендә -  яшь авторлар поэзиясе.

Беренче тапкыр «Мин татарча сөйләшәм!» быел яшь музыкантларга гына түгел, шагыйрьләргә дә тәкъдим ителәчәк. Моның өчен акциянең оештыручылары тарафыннан яшь татар авторлары арасында шигъри бәйге игълан ителде. Җиңүчеләрнең исемнәре 26 апрельдә игълан ителәчәк. Җиңүчеләр «Мин татарча сөйләшәм! акциясенең гала-концерты вакытында үз шигырьләрен тәкъдим итә алачаклар.

Гала-концертны танылган татар башкаручысы Илгиз Шәйхрәзиев һәм блогер Ләйлә Лерон алып барачак.

«Мин татарча сөйләшәм!» Яр Чаллы шәһәрендә

23 апрель икенче ел рәттән Чаллы татар театрында «Мин татарча сөйләшәм!» фестивале узды. 16.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр биредә төрле чаралар үтте: тел лабораториясе, яшүсмерләр өчен махсус мәйданчык һәм коворкингта балалар зонасы, qot күргәзмәсе, экспозиция зонасында маркет һәм бию лабораториясе, кече залда татар киносын күрсәтү һәм караоке, театр паркында урам экскурсияләре.

«Мин татарча сөйләшәм!» ТР Яшьләр министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәме белән Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм URBANTATAR берләшмәсе тарафыннан оештырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International