Татарстан Республикасының «Яшь Гвардия»се күченүчеләр өчен вакытлыча урнаштыру пунктларында уен зоналары җиһазлады

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

Дүшәмбе, 25 апрель көнне Татарстан Республикасының «Яшь Гвардия» активистлары республика «Ливадия» шифаханәсе базасында ачылган вакытлыча урнаштыру пунктында балалар өчен уен бүлмәсен ачтылар. Бүлмәне ачу «Транснефть-Прикамье» предприятиесе ярдәме белән гамәлгә ашты.

Активистлар балалар бүлмәсендә уен һәм үстерү дәресләре өчен урыннар булдырдылар. Алар төрле файдалы уеннар, йомшак уенчыклар, балалар китаплары һәм канцелярия кирәк-яраклары, өстәлләр, урындыклар, рәсем ясау өчен мольбертлар алып килделәр. Моннан тыш, МГЕР активистлары биредә даими рәвештә күңел ачу очрашулары, санаторийдагы балалар өчен мастер-класслар үткәрәчәк.

«Уен зонасын төзекләндерү барышында без, барыннан да элек, үстерү уеннарына басым ясадык. Бу вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек бирәчәк», - дип сөйләде Татарстан Республикасының «Яшь Гвардия» җитәкчесе Динар Бариев.

Якын арада мәҗбүри күченүчеләрне вакытлыча урнаштыру пунктларында тагын ике уен зонасы барлыкка киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International