Казанда «Яшьләр эше» II Республика яшьләр белем бирү форумы узды.Форумда 600 артык кеше катнашты.
Форум яшьләрне хезмәт белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруга, иң яхшы тәҗрибәләрне һәм эшкә урнашу рәвешләрен алга этәрүгә юнәлдерелгән.
Форум эшендә эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча студентлар хезмәт отрядлары хәрәкәте вәкилләре, Татарстан Республикасы муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында яшьләрне эшкә урнаштыру буенча проектларның иҗтимагый координаторлары һ. б. катнашты.
«Мин ышанам, сез монда үз тормышыгызны багышлый алырлык эш таба аласыз. Бүген форумда моның өчен барлык шартлар да тудырылган,без сезнең белән тәҗрибә һәм кыйммәтле белемнәр белән уртаклашачаклар. Тыңлагыз, укыгыз, сораулар бирегез, сезнең өчен форум максималь дәрәҗәдә файдалы үтсен иде. Шуңа күрә алга!», - дип сәламләде чарада катнашучыларны РФ ФҖ Дәүләт Думасының яшьләр сәясәте комитеты рәисе урынбасары, «РСО» МБ идарәсе рәисе Михаил Киселев.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, РФ ФҖ Дәүләт Думасының яшьләр сәясәте комитеты рәисе урынбасары Михаил Киселев, VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, республика министрлыклары һәм уку йортлары вәкилләре катнашты.
«Яшьләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсенең актуальлеге бәхәссез. Аны хәл итүнең төп шартларыннан берсе-дәүләт хакимияте органнарының, мәгариф оешмаларының, предприятиеләрнең һәм яшьләрнең үзара хезмәттәшлегенең сыйфаты. Әлеге форум да нәкъ менә шушы мәсьәләгә багышланган. Без күптән түгел республиканың 21 районында «work-тур» проекты кысаларында узган очрашуларда да бу максатны күзәттек», - дип хәбәр итте ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.
Яшьләрне вакытлыча эшкә урнаштыру мәсьәләсе дә бик актуаль. ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тикшеренүе буенча, студентларның 60% ы уку белән параллель рәвештә эш алып бара, дип билгеләп үтте министр.
Моннан тыш, утырышта хезмәт отрядлары хәрәкәтенә ярдәм итүнең актуаль мәсьәләләре, Татарстанда гамәлгә ашырылган иң уңышлы тәҗрибәләр һәм якын киләчәккә планнар каралды. Аерым алганда, үсеш өчен кирәкле хокукый актлар турында фикер алыштылар.
«Студентлар отрядлары-ул республика студентларының көче. Алар икътисадның төрле секторларында эшли: сәламәтлек саклау, экология, сәнәгать җитештерүе, авыл хуҗалыгы һ.б. Без студентлар отрядларын ел саен формалаштырабыз, алар юллама алалар, Республикада эшлиләр һәм Россиянең төрле регионнарына җибәреләләр. Бүген без Татарстан хезмәт отрядларының 60 еллыгын бәйрәм итү, Казанда хәрәкәткә багышланган стела барлыкка килү белән бәйле бурычларны куйдык. Һәм, әлбәттә, безнең өчен хезмәт отрядлары белән хезмәттәшлектә төбәкнең якорьлы предприятиеләре катнашуы мөһим, алар практик юнәлешкә ия булган белгечләрне формалаштырырга, шул исәптән җитештерү практикасын узу кысаларында хәрәкәттә катнашучыларны эш белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә», - дип билгеләп үтте Ләйлә Фазлыева.
Айрат Фәррахов, үз чиратында, студентлар хезмәт отрядларының һәрвакыт кайнау ноктасы булуын билгеләп үтте, чөнки иң алдынгы һәм инициативалы студентларны алар 60 көн эчендә бербөтен итә: «Безнең бурыч-бу эшне заманча юнәлешкә җибәрү. Гитара, учак, җыр – болар барысы да берләштерә торган нәрсә, әмма тагын ул яшьләр өчен үз-үзләрен үстерү ноктасы булырга тиеш».
Шулай ук форум кысаларында «Белем» Россия җәмгыяте һәм «Россия Студентлар отрядлары» бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.