Татарстан яшьләре XXI Дельфия уеннарында ике алтын һәм ике бронза медаль яулады.
«Флейта» номинациясендә алтын медальгә Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студенты Ирина Кислицына ия булды.
Казаннан 17 яшьлек Инсаф Ганибаев, «Созвездие-Йолдызлык-2021» фестиваленең Гран-при иясе, шулай ук вокал юнәлешендә җиңү яулап, алтын медальгә ия булды.
Казан музыка көллиятенең 2 нче курс студенты.Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә «Россиянең киләчәге» милли премиясе, Art-Premium People Awards дөньякүләм премия иясе, халыкара фестивальләр һәм конкурслар җиңүчесе Милана Павлова «эстрада җыры» номинациясендә бронза яулады. Шулай ук бронза медальгә «Балалайка»номинациясендә Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студенты Дмитрий Соколов ия булды.
Уеннарда дипломантлар итеп Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы махсус урта мәктәп укучысы 16 яшьлек София Паскичева, 4 нче балалар сәнгать мәктәбе укучысы 13 яшьлек Денис Усов табылды.
«Без талантлы яшьләр белән горурланабыз. Гадәттәгечә, безнең катнашучылар республикабыз данын лаеклы дәрәҗәдә якладылар.Татарстанда яшьләрнең үз-үзләрен күрсәтү өчен төрле мөмкинлекләр тудырыла. «Созвездие-Йолдызлык» иҗади сәләтле яшьләр өчен кадрлар әзерләү үзәге дип атала.Студентлар яшьләре «Студентлар язы», «Ел студенты» кебек республика һәм бөтенроссия проектларында актив катнаша. Халыкара дәрәҗәдәге сәхнәләрдә чыгыш ясыйлар. «Дельфия уеннары» – яшьләр үзләрен күрсәтә, тәҗрибә уртаклаша, яңа дуслар таба ала торган тагын бер кирәкле федераль мәйданчык», – дип билгеләп үтә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.
Россиянең XXI Яшьләр Дельфий уеннары 22-27 апрельдә Красноярск шәһәрендә уза. Уенчылар «Скрипка», «Кием дизайны», «Эстрада җыры», «Тележурналистика», «Халык биюе» һ.б. 34 конкурс номинацияләрендә ярышалар.
Дельфин уеннары-сәнгать өлкәсендә талантлы яшьләрне эзләү һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән зур яшьләр иҗади проекты. Уеннар халык, классик һәм заманча сәнгатьнең төрле өлкәләрендә конкурслар, күргәзмәләр һәм презентацияләр форматында уза.