ТР Яшьләр эшләре министрлыгы районнарда яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен 50 млн. сумлык грант конкурсын башлап җибәрде

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

ТР Яшьләр эшләре министрлыгы Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарының яшьләр сәясәте муниципаль автоном һәм бюджет учреждениеләре арасында социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга грант конкурсы башлап җибәрде. Грант конкурсының гомуми бюджеты 50 млн. сум тәшкил итә.

 «Мондый форматтагы яшьләр проектлары конкурсын без беренче тапкыр башлап җибәрәбез. Мондый ярдәм чаралары бүген аеруча актуаль. Бу муниципалитет өчен яшьләр аудиториясенә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге. Шул исәптән, яшьләрне үзләренең кече ватанының социаль һәм икътисади тормышында актив катнашырга җәлеп итү мөмкинлеге дә. Барлык муниципаль берәмлекләргә дә ярдәм итәргә тырышачакбыз. Муниципаль берәмлекләрнең процесска кызыксынулары, җәлеп ителгән булулары һәм бу мөмкинлектән файдалана алулары мөһим», - дип билгеләп үтте Татарстан Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

Проектлар яшьләр аудиториясенә һәм муниципаль районнарда дәүләт яшьләр сәясәтен үстерү бурычларын хәл итүгә юнәлдерелергә тиеш.

Гаризалар 26 майга кадәр кабул ителә. Алга таба катнашучыларның турыдан-туры проектларны яклау үтә.

Гариза бирү тәртибе һәм кагыйдәләре белән ТР Яшьләр эшләре министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Элемтә өчен җаваплы зат: Илнур Газинур улы Сәгыйтов, Министрлыкның территорияләр белән эшләү секторы, телефон: 8(843) 222-91-97.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International