2022 елның I яртыеллыгында квалификация категорияләрен бирү өчен Татарстан Республикасының 6 муниципаль берәмлегеннән 41 гариза керде.
Аларның 39ы аттестациянең икенче этабына кертелгән.
39 хезмәткәрдән: 15 кеше аттестация узу хокукын раслады, 24 кеше һөнәри эшчәнлек турында турыдан-туры комиссия утырышында халык алдында иҗади отчет тәкъдим итте.
Аттестация нәтиҗәләре Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы боерыгы белән расланган беркетмә белән рәсмиләштереләчәк һәм аттестацияләнүчеләрнең барысына да җиткереләчәк.
Аттестация процедураларын уңышлы узган катнашучылар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 14 август, 665 нче номерлы карары нигезендә махсус түләүләр ала алачак.
Татарстан Республикасы дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүчеләрне чираттагы аттестацияләү 2022 елның көзендә узачак.