3 июльдән 8 июльгә кадәр Биләрдә Сәләт берләшмәсенең иң иҗади сменасы – ARTS BILER FORUM (Иҗат/творчество) узачак. Бу-Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә торган «Сәләт» XI Халыкара яшьләр белем бирү форумының икенче сменасы.
Традицион форум мәйданчыгы театр, музыка һәм хореография юнәлешләрендә меңләгән сәләтле балаларны һәм яшьләрне берләштерәчәк. Анда аерым башкаручылар да, коллективлар да катнаша ала. ARTS BILER Forumга (Иҗат/творчество) 12-22 яшьлек яшь музыкантлар, биючеләр һәм актерлар чакырыла.
Бу елның төп үзенчәлеге — махсус проект, аның кысаларында белемнәрне катнашучыларның җитәкчеләре дә ала алачак. Шулай ук форумда өч юнәлеш буенча иҗат лабораторияләре дә гамәлгә ашырылачак.
«Иҗади лабораторияләр химия белән охшаш. Бу да үзенә күрә эксперимент: берничә элемент бербөтенгә кушыла. Баланың дөньяны шәхси танып белүе һәм бию стиле белән өстәмә рәвештә тулы бер перформанс барлыкка килә», - дип билгеләп үтә лаборатория җитәкчеләренең берсе, биюче, хореограф, «Алтын битлек» милли театраль премиясе иясе Нурбәк Батулла.
Форум 3 этапта уза:
1 этап «катнашу өчен гаризалар кабул итү»: 2022 елның 14 маена кадәр барачак. Гаризалар сайтта кабул ителә (гаризаның күмәк яки индивидуаль формасы). Гариза үз эченә иҗади номерның видеоязмасын алырга тиеш.
2 этап - «Читтән торып катнашу. Сайлап алу этабы»: 2022 елның 20 маеннан 30 маена кадәр барачак. Форумда катнашучыларны сайлап алу эксперт комиссиясе тарафыннан алдан күрсәтелгән казанышлар һәм видеоматериаллар нигезендә үткәрелә.
3 этап – «Турыдан-туры катнашу этабы»: 2022 елның 3 июленнән 8 июленә кадәр барачак. Форумның белем бирү һәм мәдәни программаларында катнашу, үз эченә мастер-класслар, тренинглар, иҗади очрашулар, түгәрәк өстәлләр, иҗади лабораторияләр һәм гала-концертны ала.
Форумның турыдан-туры катнашу этабында (3-8 июль) бары рәсми чакыру алган башкаручылар һәм коллективлар гына катнаша.