Татарстанда «Тарих эзләреннән» Бөтенроссия рәсем конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

2022 елның 29 апреле, җомга

Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тарих эзләреннән» Бөтенроссия рәсем конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Быел бәйге Идел буе Болгарда Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде. Конкурска 482 эш керде.

Жюри составы: Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Халык рәссамы, Россия Гуманитар Фәннәр академиясенең мактаулы академигы Мөдәрис Минһаҗев; ТР Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе, Россия Рәссамнар берлегенең  «Рухият. Гореф-гадәтләр. Осталык» конкурсының Алтын медале җиңүчесе Альберт Шиһабиев;РФ атказанган рәссамы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР халык рәссамы, ТР Дәүләт премиясе лауреаты, Г. Тукай исемендәге республика премиясе лауреаты,  М. Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Сергей Скоморохов, тарих фәннәре докторы, профессор, ТР атказанган фән эшлеклесе Фаяз Хуҗин, ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Салават Негматов.

 «Рәсемнәр татар халкы тарихына багышланган. Аларга карап тарихыбызны күрергә була. Бу бик сөендерә. Иң яхшыларны сайлап алу бик катлаулы булды», - дип билгеләп үтте Фаяз Хуҗин.

«Конкурста беренче тапкыр катнаштым. Мондый чараларда катнашу - һөнәри үсеш һәм үз-үзеңне үстерүнең бер ысулы, шулай ук яңа күнекмәләр һәм кыйммәтле тәҗрибә алу өчен менә дигән мөмкинлек», - дип билгеләп үтә Ижаудан Евгения Бакулева.

Чараны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе ярдәмендә «Идел» яшьләр үзәге оештыра.

Конкурста җиңүчеләр исемлеге:

Кечкенәләр төркеме:

1 урын - Якупова Самина Илнур кызы (Казан)

2 урын - Колпакова Вероника Георгиевна (Алабуга)

2 урын - Шәрәфуллина Азалия Ханис кызы (Актаныш районы)             

3 урын - Сакаева Алена Ирек кызы (Пермь крае)

3 урын - Кәримова Азалия Камил кызы (Биектау районы)

3 урын - Зайцева Злата Алексеевна (Казан)

Кызыксындыру бүлеге - Григорьева Анастасия Андреевна (Кукмара районы)

Кызыксындыру бүлеге - Уракова Аделина Рамил кызы (Удмуртия Республикасы)

Кызыксындыру бүлеге - Власова София Алексеевна (Тәтеш районы)

                                                                    Урта төркем:

1 урын - Галиулин Раил Ренат улы (Казан)

2 урын - Битнер Эвелина Александровна (Чистай районы)

2 урын - Хөснетдинов Айдар Рөстәм улы (Казан)

3 урын - Ажимова Екатерина Михайловна (Казан)

3 урын - Шуварова Лия Ренат кызы (Яр Чаллы)

3 урын - Ишбердин Риналь Рөстәм улы (Азнакаевский район)

Кызыксындыру бүлеге - Яруллина Алия Рафаэль кызы(Теләче районы)

Кызыксындыру бүлеге - Насыйбуллина Ралина Рәшит кызы (Казан)

Кызыксындыру бүлеге - Файзуллин Гадел Ирикович (Ютазы районы)

Өлкәннәр төркеме:

1 урын - Айзатуллин Эдуард Альфред улы (Казан)

2 урын - Зәбиров Ибраһим Ирек улы (Казан)

2 урын - Бакулева Евгения Андреевна (Удмуртия Республикасы)

3 урын - Ташкинов Руслан Илиз улы (Түбән Кама)

3 урын - Шаяхмәтова Әминә Илнур кызы (Казан)

3 урын - Шәрипова Алинә Рәсүл кызы (Казан)

Кызыксындыру бүлеге - Кудашева Рената Таһир кызы (Саратов өлкәсе)

Кызыксындыру бүлеге - Наҗиева Венера Рәис кызы (Казан)

Кызыксындыру бүлеге - Гәрәева Динә Рафаэль кызы (Түбән Кама)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International