«Без хәтерлибез...» җиңү маршы: Баулы районы яшьләре авыл җирлекләре буенча автоузыш уздырачак

2022 елның 29 апреле, җомга

7 май көнне Баулы районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган авыл җирлекләре буенча «Без хәтерлибез...» җиңү маршы үтәчәк.

Әлеге чара районда ел саен үткәрелә һәм инде традициягә әверелде. Җиңү маршында катнашучылар алдан планлаштырылган һәм килешенгән маршрут буенча узачак. Автоузыш старты 12.00 сәгатьтә «Девон» боз сарае янындагы территориядән планлаштырылган. Алга таба 7 тукталыш планлаштырылган: Васькино-Туйралы; Потапово-Тумбарлы; Удмурт Ташлысы; Алексеевск; Поповка; Баулы шәһәренең «Мәңгелек ут» мемориалы»; Баулы шәһәренең «Ватан» паркы, Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбызга багышланган мемориал.

Чара автоузыш форматында уза. Катнашучылар Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре янына барачаклар, авыл җирлекләре обелисклары янына чәчәкләр салачаклар.

Маршта яшьләр берләшмәләре активистлары, теләге булган барлык Баулылар һәм шәһәр кунаклары катнаша.

«Без хәтерлибез...» җиңү маршын Баулы районы Яшьләр эшләре бүлегенең күп профильле «Яшьләр дөньясы» яшьләр үзәге һәм «Яшь Гвардия» хәрәкәте активистлары оештыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International