Ютазы районы яшьләре «Көймәләр парады»н үткәрәчәк

2022 елның 30 апреле, шимбә

3 май көнне Ютазы районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Көймәләр парады» район конкурс-фестивале узачак.

Фестиваль 13:00 сәгатьтә башлана. Көймәләр парады Әбсәләм авылының иске карьерыннан старт ала. Фестивальдә катнашучылар Бөек Ватан сугышы чорындагы көймәләрнең уникальлеге, креативлыгы һәм стилизациясе буенча көч сынашачак.

«Көймәләр парады»нда район, предприятие һәм оешма активистлары катнаша.

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Регина Галләмова фестивальнең икенче тапкыр узуын билгеләп үтте: «Фестиваль Җиңү көненә туры китерелгән. Яшь буын Бөек Ватан сугышы тарихын истә тотарга тиеш, безнең һәркайсыбызның бурычы - Ватанны саклаучыларның батырлыкларын зурлау. Мондый форматтагы чара буыннарны берләштерә. Фестивальгә әзерлек күптән башланды инде-катнашучылар үз көймәләрен тематик рәвештә рәсмиләштерәләр. Фестиваль ел саен үткәрелә. Ел саен чараның масштабы да артыр дип өметләнәбез.  Барлык теләүчеләрне чакырабыз». 

«Көймәләр парады» район конкурс-фестивален Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина ярдәме белән Ютазы районы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге оештырды.

Конкурста җиңүчеләр сертификатлар һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International