2 май көнне Әгерҗе районында «ROCK-Яз» яшь башкаручылар ачык концерты үтәчәк. Концерт «Рок мәктәбе» проекты кысаларында үтә.
Проект узган елны яшьләр үзәге базасында старт алды. «Рок Мәктәбе» 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләрне берләштерәчәк. Яшьләр үзләрен гитара, вокал, композиция һәм аранжировка иҗат итү, клавишалы уен коралларында уйнау класслары буенча күрсәтә алачаклар.