5 май көнне 10:00 сәгатьтә Җиңү Паркында «Хәтер аллеясы» акциясе узачак. Ел саен «Форпост» һәм «Курс» яшьләр патриотик хәрәкәтләре активистлары Ватанны саклаган бабаларыбызның героик гамәлләре истәлегенә яшь алмагачлар утырталар.
Быел алма утыртуга мактаулы кунак буларак «Татарстан Республикасы армия, авиация һәм флотка (ДОСААФ) ярдәм итүнең ирекле җәмгыяте» Төбәк иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе идарәсе рәисе Сергей Старостин кушылачак.