Татарстан волонтерлары халыкка Бөтенроссия төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирүдә ярдәм итә

2022 елның 3 мае, сишәмбе

2023 елда төзекләндереләчәк Татарстанның иҗтимагый киңлекләре өчен онлайн-тавыш бирү дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, быел тавыш бирү 15 апрельдән 30 майга кадәр уза. Татарстанда яшәүче 14 яшьтән өлкән һәркем махсус порталда тавыш бирә ала.

Тавыш бирүгә төзекләндерү объектлары – җәмәгать киңлекләре, скверлар, яр буйлары, урам һәм парклар, ишегалды территорияләре, шулай ук төбәктә сайлап алынган конкрет дизайн-проектлар да чыгарылды.

Төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» Федераль проекты кысаларында үткәрелә.

«Халыкка тавыш бирүдә ярдәм итү өчен волонтерлык штаблары җәлеп ителгән. Республиканың биш районында һәм шәһәрендә (Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә) 200 волонтер эшли. Мәгълүмати нокталар җәмәгать урыннарында җәелдерелгән. Шулай итеп, без шәһәребезнең киләчәк кыяфәтенә максималь дәрәҗәдә йогынты ясый алабыз», - дип билгеләп үтә ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International