Бүген Казанда «Җиңү вальсы» республика акциясе узды.Акциягә Казанның 500 артык белем бирү оешмалары, «Җиңү волонтерлары» яшьләр оешмалары активистлары кушылды. «Хәтерләү өчен беләргә кирәк Бөек Ватан сугышы елларын хәтердә саклау буенча эшләр Җиңү көнендә генә түгел, ә ел дәвамында үтә. 25 меңнән артык волонтер төрле чаралар үткәрә – ветераннарга ярдәм, күмелү урыннарын җыештыру, укыту оешмаларында ачык дәресләр үткәрү, мәдәни чаралар. Әлеге чаралар тархи хәтерне саклау, аны яшь буынга тапшыру, Россия тарихын популярлаштыру, яшьләргә патриотик тәрбия бирү өчен үткәрелә», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.
«Без яшьләрне Җиңү җырлары белән таныштыру мөмкинлеген булдырырга телибез, чөнки нәкъ менә аның ярдәмендә совет халкы көчле рух белән ахырга кадәр барып җитә алды», - дип бүлеште «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Азат Идрисов. Моннан тыш, чара кысаларында Җиңү флешмобы үткәрделәр. Катнашучылар «ХӘТЕРЛИБЕЗ» сүзенә тезелеп басып сугыш еллары җырларын башкардылар.
Чараны оештыручылар – Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Казан шәһәре балалар һәм яшьләр эшләре комитеты һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Казан Кремле» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлы белән берлектә «Җиңү волонтерлары» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге.