Бүген Җиңү паркында «Хәтер аллеясе» акциясе узды. Яшь активистлар һәм барлык теләүчеләр һәлак булган солдатлар истәлегенә алмагач утырттылар.
Барлыгы 15 агач утыртылды.
«Без Җиңү көне – 9 Май алдыннан бик күп акцияләргә кушылабыз. Һәр шәһәр һәм авыл җирлеге үз геройларын үзенчә хөрмәтли, алар турында мәгълүмат җыя, цифрлы һәйкәлгә әйләнеп барган видеороликлар яза. Ә без бүген үзенчәлекле экологик һәйкәл төзибез. Бу төрле еллардагы вакыйгаларны истә тоту мөмкинлеге, - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева.
«Хәтер аллеясе» акциясе 2012 елдан бирле Җиңү паркы территориясендә үткәрелә. Аның бурычы-Ватан сакчыларына тере һәйкәл булдыру», - дип аңлатты ТР «Форпост» республика үзәге директоры Тимур Камалетдинов.