«Традиция буенча, инде 15 ел дәвамында балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары, волонтерлар, Татарстан Республикасы югары уку йортлары студентлары Бөек Ватан сугышы ветераннары белән М. Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры каршындагы мәйданда тантаналы очрашу оештыралар.Шулай, Татарстан яшьләре ветераннарыбызга рәхмәт белдерә. Барыгызны да якынлашып килүче истәлекле көн белән котлыйсым килә, батырлар турындагы хәтер безнең йөрәкләрдә мәңге яшәсен һәм буыннан-буынга тапшырылсын иде. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз», - дип билгеләп үтә Татарстан Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.
Бүген мәйданда сугыш еллары җырлары яңгырады һәм катнашучылар өчен интерактив программа эшләде. Концерт программасын «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә җиңүчеләр катнашындагы Татарстан Республикасында «Таврида» арт-кластеры резидентлары оештырды.