Арча зираты территориясендә хәрби каберлекләрне җыештыру узды. Казанның яшьләр оешмалары активистлары кыштан соң «Солдат-җиңүче» һәм «Хәсрәт кичерүче солдат» монументларын, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның каберлекләрен, Бөек Ватан сугышы чорында һәлак булган сугышчыларның туганнары каберлекләрен тәртипкә китерделәр.
Җыештыруда ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов катнашты.«Идея шунда: Бөек Җиңү өчен һәлак булган сугышчылар хәтерен мәңгелек һәм үлемсез итү. Хәрби каберлекләргә игътибар бирү- әлеге идеяне тормышка ашыру алымнарының берсе. Бүген без биредә җыештырабыз һәм чәчәкләр салабыз, әлеге эшне ел дәвамында башкарачакбыз», - диде министр.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда барлыгы җиде муниципаль берәмлектә 79 хәрби күмелгән.
Тимур Сөләйманов бөек авиаконструктор Владимир Михайлович Петляковка һәйкәлен тәртипкә китерде. Совет чорында инженер Икенче бөтендөнья сугышы вакытында РККНЫҢ Хәрби – һава көчләренең төп фронт бомбардировщигы булган «Пе-2» бомбардировщигын ясый. Җитештерелгән 11 мең самолетның тугыз меңе Казан авиация заводында чыгарылган. Хәзерге көндә «Ватан» берләшмәсе «Татарстан канатлары» проекты белән шөгыльләнә, аның кысаларында оригиналь запас частьләрдән «Пе-2» самолетын җыя.
Арча зиратындагы каберлекләрнең күбесе-санитар каберлекләр. Биредә яраланып, Казан госпиталенә озатылган, әмма исән калмаган сугышчылар.Бөтен Россия буенча күмелгән урыннарны җыештыру белән эзтабарлар отрядлары көрәшчеләре актив шөгыльләнә. Ел саен алар «Обелискка юл» акциясе үткәрәләр, май бәйрәмнәре вакытында эзтабарлар хәрби каберлекләрне һәм һәйкәлләрне тәртипкә китерәләр.
Акция республика районнарында һәм шәһәрләрендә дә уза. Акциянең актив катнашучылары-яшьләр оешмалары һәм волонтерлар.