Казанда «Зәңгәр яулык» акциясе үтә

2022 елның 3 мае, сишәмбе

Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән  «Рус җире» социаль-мәдәни инициативалар һәм ватандашларга ярдәм хәйрия фонды тарафыннан оештырылган «Зәңгәр яулык» акциясе узачак. Бу көнне яшьләр,  ветераннар, хәрбиләр һәм аларның гаиләләре вальс бииләр һәм хәтер көнен билгеләп үтәчәкләр. Программада катнашучылар һәм волонтерлар  чара  кунакларына зәңгәр яулыклар өләшәчәк һәм бәйләячәкләр. Зәңгәр яулык сугыш чорын һәм совет халкының батырлыгын күз алдына китерә. Шул вакыттан бирле ул тыныч, зәңгәр күк символы булып тора.

 «Рус җире» хәйрия фонды 2016 елдан бирле хатын-кызларның тынычлыкны ныгыту һәм Җиңүгә зур өлеш кертүе турында тарихи ядкарьне саклау турындагы «Зәңгәр яулык»  программасын гамәлгә ашырып килә.  Үз миссиясе буенча ул  «Георгий тасмасы» һәм «Үлемсез полк» белән рәттән тора.

«Еллар үткән саен, мин «Зәңгәр яулык» халыкара хатын-кызлар программасы  командасы белән алып барган эшебезнең әһәмиятенә һәм файдасына ышана барам. Нәкъ менә без, битараф булмаган һәм эшлекле кешеләр илебезнең киләчәге фундаментын төзибез.  Проектта катнашучылар өчен аларның уртак эшкә керткән өлешләре, хәзерге көннәрдә Совет халкының һәм хатын-кызларның бөек батырлыгы турындагы миссия һәм хәтерне саклап калу ничек мөһим икәнлеген күрәм», - дип билгеләде «Рус җире» акциясе фонды президенты  Анна Данилова.

Мәскәүдән тыш, проект Россиянең 50 шәһәрендә уңышлы эшләп килә.

Болар: Барнаул, Белгород, Белорецк, Владимир, Вологда, Воронеж, Геленджик, Горно-Алтайск, Грозный, Ижау, Краснодар, Кузнецк, Курск, Новороссийск, Орел, Оренбург, Ростов-на-Дону, Рязань, Салават, Санкт-Петербург, Сибай, Смоленск, Сочи, Иске Оскол, Стәрлетамак, Тамбов, Тула, Туймазы, Улан-Удэ һ.б.

2018 елдан «Зәңгәр яулык» программасы халыкара статус алды.  Бу фонд инде 14 илдә эш алып бара: Россия, Болгария, Германия, Греция, Гренада, Бөекбритания, Ирак, Йәмән, Сербия, Сингапур, АКШ, Франция, Шотландия һәм Израильдә. Фонд елдан-ел үзенең географиясен киңәйтә бара.

Шулай итеп,  «Зәңгәр яулык» программасы  чит илләрдә Россиянең уңай образын формалаштырырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International