8 ел эчендә ИХО илләренең Яшь эшмәкәрләр форумы кысаларында 2 млн. доллардан артык инвестицияләр җәлеп ителде

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

19 майдан 20 майга кадәр «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» ХІІІ халыкара икътисадый саммитын уздыру кысаларында ИХО илләренең VIII Казан яшь эшмәкәрләр форумының турыдан-туры этабы узачак. Чарада IT-стартап идеяләрен гамәлгә ашыру өчен яңа бизнес-контактлар һәм инвестицияләр табу белән кызыксынган иң яхшы проектлар авторлары катнаша. Форум «Россия – Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы» юнәлеше буенча Халыкара яшьләр хезмәттәшлеге проект офисы эше кысаларында тормышка ашырыла.

Форум ике этапта уза.10 апрельдән 18 майга кадәр - онлайн программа.Гариза бирү  кампаниясе нәтиҗәләре буенча онлайн программада 150 проект (35 ил) катнаша. Форум программасына 20 сәгать лекция, халыкара остазлар һәм экспертлар белән 80 сәгать индивидуаль һәм төркем сессияләре, ИХО илләреннән стартапларга ярдәм итү өчен йөзләгән ресурслар кертелгән. Онлайн акселерация программасы нәтиҗәләре буенча, прогресс турында бәяләр һәм хисаплар сериясе аша 35 иң яхшы стартап сайлап алынды, алар 20 майда катнашачак. Форумның гомуми приз фонды $10 000 тәшкил итә. Форум экспертлары-Зиад Бароуни,халыкара эксперт һәм бизнес-консультант; Арзиш Азам, EjadLabs җитәкчесе; Хәсән Басри Курт, KOSGEB Президенты; Рәхим Бәйрәмлы, SABAH.Lab җитәкчесе; Солтан Бәйрәмов, E-Gov Development Center директор урынбасары , Әзербайҗан.

Исегезгә төшерәбез, форум 2014 елдан башлап ел саен, ИХО илләреннән һәм Россия Федерациясеннән йөзләгән стартапларны, инвесторларны һәм тармак экспертларын җәлеп итеп үткәрелә. Чара елдан - ел киң колач җәя бара.

Форумны оештыручылар-Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Ислам хезмәттәшлеге яшьләр форумының Евразия региональ үзәге, «Сәләт» Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый фонды, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) һәм ИХО яшьләр форумы. Чараның партнерлары: Яшьләр дипломатиясе академиясе, IT-парк, «Иннополис» МИЗ, Sabah Lab, ТР ИВФ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International