Татарстан Президенты ИХО илләренең Яшь дипломатлары форумында катнашучылар белән очрашты

2022 елның 20 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең Яшь дипломатлары форумы катнашучыларs белән очрашты.

«Безнең өчен яшь дипломатлар белән элемтәләр тоту бик мөһим. Россия Тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлар советы белән берлектә үткәрелә торган чаралар яхшы традициягә әверелде. Без чит ил эшләре министры Сергей Викторович Лавровка безнең инициативаларны һәм проектларны хуплаулары өчен чын күңелдән рәхмәтлебез», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, 6 ел эчендә Яшь дипломатлар форумында 35 илдән 160 тан артык вәкил катнашты. Форум «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме чаралары планын гамәлгә ашыру кысаларында уза.Төркемнең чираттагы утырышы бүген Казан Ратушасында узачак.

«Без Ислам хезмәттәшлеге оешмасының үзәк аппараты һәм аның махсус институтлары белән мөнәсәбәтләребезне югары бәялибез. 2022 елда Казан ислам дөньясының Яшьләр башкаласы итеп билгеләнде. Бу безнең өчен Идел буе Болгарда Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә бәйле рәвештә аеруча әһәмиятле»,-диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан мөселман илләре белән эш төрле юнәлешләр буенча алып барыла. Барыннан да элек, бу-сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек. Әмма товар әйләнешен үстерүдә омтылырлык әйберләр әле бар, дип саный Татарстан Республикасы Президенты, бу юнәлештә эшне активлаштырырга кирәк.

«Сезне Казанда тагын бер кат сәламлим. Бу форум безнең Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре белән элемтәләрне ныгытуга ярдәм итә», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International