Росмолодёжь.Бизнес 26 май – эшмәкәрләр көнендә бөтенроссия «Бизнес не спит. Ночь правды» уникаль акциясен башлап җибәрә.11 катнашучы шәһәр, эшкуарлык өлкәсендә 20дән артык эксперт - болар барысы да гибрид форматта үтәчәк. Эшмәкәрләр турыдан-туры эфирда «нульдән» бизнес төзүнең реаль уңышлы юллары турында сөйләячәкләр, үз эшеңне башлау өчен гамәлдәге кораллар һәм инструкцияләр бирәчәкләр.
«Россиянең һәр төбәге үзгә уникаль. Һәм, әлбәттә, бизнес төзегәндә эшмәкәр географик хәлне дә, хәтта менталитетны да исәпкә ала. Үзәк Россиядә булганда, без шул ук ритейл өлкәсенең, әйтик, Владивостокта ничек оештырылуы турында төгәл белә алмыйбыз. Әмма бу төбәкнең мөмкинлекләре белән танышу, үз мөмкинлеләрне киңәйтү, яңа танышулар табу, хәтта ерак субъектлардан бизнес-партнерлар табу хәл ителә ала торган бурычлар. «Бизнес не спит. Ночь правды» - илнең төрле географик зоналарында нульдән башлап үз эшеңне булдыру инструкциясе. Бу гомуми үсеш күзлегеннән генә түгел, ә гамәлдәге бизнес-проектны киң колачлау яки тиражлау ягыннан да файдалы», — дип аңлатты Росмолодежь.Бизнес трегы җитәкчесе Алексей Рвачев.
Акция 26 майда 08:45 сәгатьтә башланачак. Беренче булып Петропавловск-Камчатский барачак, аннары эстафетаны Владивосток кабул итәчәк. Алга таба эшкә Якутск, Иркутск, Красноярск, Новосибирск, Екатеринбург, Самара, Казан, Сочи һәм Калининград алына.
Казанда чара 17: 00 сәгатьтә башлана (җирле вакыт), үткәрү урыны: Казан шәһәренең «Белем» Россия җәмгыяте студиясе-лекторие (Профессор Нужин ур., 2).
Трансляциягә шәһәр 17.00 сәгатьтә кушыла.
Сәламләү сүзе белән Яшьләр эшләре министры урынбасары Мостафина Софья Альфредовна чыгыш ясаячак. Очрашуның экспертлары - Upgrade коммуникацион агентлыгына нигез салучы һәм ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының фән, инновацияләр һәм яшьләр эшкуарлыгы мәсьәләләре комиссиясе рәисе Аракелян Анаит, «Барысы да балалар өчен» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне гармонияле үстерү Автономияле коммерцияле булмаган оешмасын гамәлгә куючысы, Казан шәһәре Думасы депутаты Гайнанова Далия.
Чараны Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыкның Росмолодежь.бизнес трекы оештыра.