#МЫВМЕСТЕ премиясенә гаризалар кабул итү кампаниясе 12 июньдә Премия.мывместе.рф.РФ сайтында төгәлләнәчәк. Конкурс лауреатлары 3,5 млн. сумга кадәр грант ала алалар.Гомуми фонд 90 млн.сум тәшкил итә.
«Бу-яшьләр, шулай ук социаль юнәлешле бизнес өчен үзләре һәм үз идеяләре турында белдерү мөмкинлеге. Әлбәттә инде, Татарстан командасын лаеклы күрсәтү. Гаризалар бирү кампаниясе тәмамланганчы тагын өч атна вакыт калып бара. #МЫВМЕСТЕ халыкара премиясендә катнашу мөмкинлегеннән файдалану мөһим», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре урынбасары Алла Кондратьева.
Быел премия тугыз номинация буенча үткәрелә:
- «Кешеләргә ярдәм»;
- «Милләт сәламәтлеге»;
- «Мөмкинлекләр иле»;
- «Яшәү өчен территория»;
- «Медиапроект»: медиамохит проектлары өчен;
– «Озын тәнәфес»: 14-17 яшьлек катнашучылар проектлары өчен;
- «Социаль үзгәрешләр лидеры»: коммерцияле булмаган оешмаларның системалы озак сроклы программалары өчен;
Бу елдан премия кысаларында «Ел волонтеры», «Ел кешесе» һәм «Ел партнерлыгы» номинацияләре буенча бүләкләр тапшырылачак.
Премиядә кешеләргә ярдәм итүгә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән социаль проектлар авторлары катнаша ала. Катнашучылар - 14 яшьтән өлкәнрәк яшьләр, оешма һәм учреждениеләр.