Татарстан Республикасы прокурорының беренче урынбасары Россия мәктәп укучылары хәрәкәте активистлары белән очрашачак

2022 елның 24 мае, сишәмбе

26 майда Алексей Заика Биектау районындагы «Костер» Республика балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә Россия мәктәп укучылары хәрәкәте активистлары белән очрашачак. Чара пионерлар оешмасының 100 еллыгына һәм балаларны яклау көненә багышланган.

Күзәтчелек ведомствосы вәкилләре белән очрашуда барлык республикадан 8-17 яшьлек 150 укучы катнашачак. Очрашу ачык әңгәмә форматында узачак.

Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә хәрәкәт активистлары өчен балалар сәнгать мәктәбенең иҗади остаханәсе уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International