Татарстаннан 1000нән артык яшьләр ТР Яшьләр эшләре министрлыгының физик затлар өчен грант конкурсына гариза бирде

2022 елның 24 мае, сишәмбе

Татарстанда ТР Яшьләр эшләре министрлыгының социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыру өчен физик затлар өчен грант конкурсының гариза бирү кампаниясе тәмамланды.

«Без Татарстан Яшьләр эшләре  министрлыгыннан физик затлар өчен грантлар конкурсының  республика яшьләренә ярдәм итү өчен бик кирәкле чара булуын күрәбез. Быел конкурста катнашу өчен социаль, иҗади һәм һөнәри үз-үзләрен күрсәтү белән бәйле күп кенә кызыклы һәм актуаль инициативалар бирелгән иде. Эксперт комиссиясе конкурска бирелгән иң яхшы проектларны сайлап алачак. Без Татарстан яшьләрен социаль әһәмияткә ия проблемалар кызыксындыруын күрәбез, алар бу мәсьәләләргә битараф түгел, аларны хәл итү юлларын тәкъдим итәләр», – дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

Конкурс 14 номинация буенча үткәрелде: «Яшьләрнең иҗади инициативалары», «Сәламәт яшәү рәвешен яклау буенча яшьләр инициативалары», «Туризмны яклау буенча яшьләр инициативалары», «Патриотик тәрбия», «Яшьләрнең ирекле (волонтерлык) инициативалары», «Яшьләр медиасе», «Яшьләрнең фәнни инициативалары» һәм «Яшьләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалау». Шулай ук, «Гаилә кыйммәтләрен ныгыту», «Карьера һәм һөнәри яктан үз-үзеңне үстерү»,«Мәдәниара багланышлар һәм милләтара хезмәттәшлек», «Инвалидлык һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән инициативалар», «Яшьләргә психологик ярдәм күрсәтү механизмнарын үстерү» һәм «Социаль эшмәкәрлек» кебек темалар күтәрелде.

14 көн дәвамында экспертлар иң яхшы проектларны сайлап алачак.Аларның һәркайсы тормышка ашыру өчен 300 мең сумга кадәр акча алырга мөмкин. Җиңүчеләр исемнәре 27 июньдә, Яшьләр көнендә игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International