Бу җомгада республика иҗади яшьләренең IV слетын ачу тантанасы була

2022 елның 24 мае, сишәмбе

Бу җомга, 27 майда, Татарстан Республикасы иҗади яшьләренең IV слеты ачыла. Боровое Матюшино бистәсендәге «Идел» яшьләр үзәге» ДАУ базасында республиканың алдынгы предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче креатив яшьләр җыелачак.

Алар барысы да – республикада агымдагы елның көзендә узачак «Наше время-Безнең заман» Х эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең потенциаль катнашучылары. Слетта, остазлар сыйфатында, проектның тугыз еллык тарихында Гран-при ияләре катнашачак.

Слет экспертлары-Татарстан һәм Россиянең әйдәүче сәнгать осталары. Алар арасында ТР һәм Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты, фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, «Сдвиг» Казан камера театры актеры, жюри әгъзасы Александр Фельдман, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, «Дорога из города» бию театры студиясе җитәкчесе Лилия Баһаветдинова, ТР һәм Кырым Республикасының атказанган артисты, «Созвездие – Йолдызлык» Арт-резиденциясе сәнгатьчесе, режиссер-куючы, фестивальнең жюри әгъзасы Дмитрий Платонов һ.б. бар иде. Аларга Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Шарм» сәнгать үзәгенең вокал студиясе педагогы Юлия Дычек һәм сәхнә практикалары үзәге җитәкчесе (Мәскәү шәһәре), Совет һәм Россия театр педагогы, хореограф-куючы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир Аносов кушылачак.Семинарда катнашу бушлай: теләүчеләргә ике урынлы номерларда яшәү һәм биш тапкыр ашату каралган. Чара 29 майга кадәр дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, фестиваль хәрәкәте ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International