Татарстан яшьләре проектлары «Росмолодежь» грант конкурсында 33,5 млн сумнан артык акча алды

2022 елның 24 мае, сишәмбе

Россия Яшьләр эшләре министрлыгы грант конкурсының беренче сезоны тәмамланды, физик затлар өчен 1 меңнән артык проектка ярдәм күрсәтелде, шуларның 42 се-Татарстан яшьләре. Алар 33,5 млн сумнан артык акча оттылар.

«Физик затлар өчен Росмолодежьның грант конкурсы-яшьләр өчен әһәмиятле ярдәм чарасы. Татарстанда моны аңлыйлар, шуңа күрә безнең республика яшьләре тарафыннан социаль, иҗади һәм профессиональ яктан үз-үзләрен күрсәтә алуга юнәлдерелгән бик күп кызыклы һәм актуаль инициативалар тәкъдим ителгән. Яшләребезнең инициативалары җавап алуын күрәбез.Төрле юнәлешләр буенча 42 проект 33 639 000 сумлык ярдәм алды», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

Конкурс 15 номинация буенча үткәрелде: «Мөмкинлекләр тудыр», «Тирә-юньне үстер», «Берләштер», «Чикләрне сакла», «Табигатьне сакла», «Бергәлек хәрәкәтен сакла», «Илһамландыр», «Сакла», «Ил ач», «Сәламәт бул», «Хәтерлә», «Мөһим булган турында сөйлә»,  #БЕЗБЕРГӘ, «Син ялгыз түгел».

Грант отучылар өчен ТР Яшьләр эшләре министрлыгы «Татарстан – Мөмкинлекләр территориясе» АКБО белән берлектә административ һәм мәгълүмати мәсьәләләрдә ярдәм итәргә әзер. Консультация алу өчен оешманың социаль челтәренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Физик затлар өчен Росмолодежь  грант конкурсының икенче сезоны сентябрьдә старт ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International