Яр Чаллы студентлар отрядлары үзәге җәйге каникуллар вакытында яшүсмерләрне эшкә урнаштыру өчен 11,5 млн сумнан артык субсидия алды. Бу вакыт эчендә 2,4 меңнән артык балигъ булмаган баланы эшкә урнаштыруда ярдәм итү планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге директоры Василий Ислаев сөйләде.
«Бу субсидия көнгә ике сәгатьтән алып дүрт сәгатькә кадәр эш вакыты белән 2,4 меңгә кадәр мәктәп укучыларын эшкә урнаштырырга ярдәм итә. Алар өстәмә белем бирү, яшьләр сәясәте, «Горзеленхоз» һәм башка оешмаларда эшләячәк. Чаллыда инде әлеге практика 10 елдан артык гамәлгә ашырыла», - дип билгеләп үтте спикер.
Студентлар хезмәт отрядлары үзәге учреждениеләр белән килешү төзи, аннары анда яшүсмерләрне эшкә җибәрә, аларга остазлар билгели. Программа инде старт алды, мәктәп укучыларының бер өлеше эшкә урнаштырылды.
Моннан тыш, Татарстанда яшүсмерләр студентлар отрядлары да эшләвен дәвам итә. Хәзерге вакытта алар бишәү, әмма быел аларның санын ике тапкыр арттыру планлаштырыла, дип хәбәр итте «Эверест» студентлар педагогик отряды комиссары Егор Иванов.
«Без Татарстанда тагын биш яшүсмерләр хезмәт отрядлары оештырырга планлаштырабыз, дүрт районда һәм берсе Казанда булачак. Яшүсмерләрне эшкә урнаштыру- актуаль проблема. Минем проект 1,3 млн сумлык грант алды», - дип аңлатты ул.
«Без республика районнарында булачакбыз һәм үсмерләрнең хезмәт отрядлары булу-булмавы, аңа керү мөмкинлекләре турында сөйләячәкбез. Проект дәвамында без яшүсмерләрне җитәклибез. Аларга остаз-студентлар билгеләнәчәк. Финал булып балигъ булмаганнар өчен активның өч көнлек күчмә мәктәбе булачак, анда без аларга һөнәри юнәлеш бирүдә ярдәм итәрдәй спикерларны җәлеп итәргә тырышачакбыз», - дип өстәде Егор Иванов.