Татарстанның биш районыннан яшьләр проектлары бөтенроссия «Игелекле эшләр төбәге» конкурсында республика данын яклыячак

2022 елның 27 мае, җомга

«Игелекле эшләр төбәге» конкурсының Татарстан этабына йомгак ясалды. Бөтенроссия этабында катнашачак биш проект билгеләнде. Откан очракта максималь ярдәм күләме 300 мең сум тәшкил итәчәк.

Татарстанның волонтерлар берләшмәсе көн саен мохтаҗ кешеләргә ярдәм итә. Ярдәм елдан-ел киңәя бара: җәлеп ителгән гражданнар, профильле учреждениеләр саны тиз арта. Республиканың уртак тырышлыгы белән без «Игелекле эшләр төбәге»ндә өч ел рәттән җиңү яуладык, шуның аркасында иреклелекне үстерү буенча берничә уңышлы практика уздырдык. Бу юлы да җиңүебезгә ышанабыз»,-дип билгеләп үтте «ТР иреклеләр үзәге»нең башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин.

Төбәк этабында түбәндәге муниципаль берәмлекләр җиңүче дип табылды:

- Чистай районы, «Эковолонтерлар» - мәктәп волонтерлыгы (волонтерлык);

- Баулы районы, «Баскычлар» һөнәри юнәлеш бирү проекты» - мәктәп иреклеләре (волонтерлык);

- Казан шәһәр округы, «СВОИ» - мәктәп иреклелеге (волонтерлык);

- Лениногорск районы, «Игелекле остаханә» - студентлар иреклелеге (волонтерлык);

- Бөгелмә районы, «Серебро во благо» «серебряное» -иреклелек(волонтерлык).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International