Җәйге каникул чорында Татарстан һәм Кара диңгез ярлары лагерьларында республикадан 180 меңнән артык бала ял итәчәк, аерым алганда, 90 меңгә якын стационар лагерьларда, Кырымда һәм Краснодар краенда 5 меңгә якын, Чатыр лагерьларында 12 меңгә якын, хезмәт һәм ял лагерьларында 11 меңнән артык һәм мәктәп яны лагерьларында 56 меңнән артык бала ял итәчәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков сөйләде.
«Быел 1,5 меңгә якын оешма балалар өчен җәйге ял тәэмин итәчәк. Бүгенге көндә 19 лагерьда 3 меңнән артык бала ял итә. Олы заездлар 1 июньнән башлап планлаштырыла. Ул 50 меңнән артык баланы колачлый», - дип билгеләп үтте спикер.
Быел Татарстанда балалар җәйге ялын оештыруга 1,7 млрд. сум бүлеп бирелгән, бу 2021 елга караганда 100 млн.сумга күбрәк. Шул ук вакытта түләүсез нигездә 42 меңнән артык юллама бирелә. Катлаулы тормыш хәлендә калган, дәвалауга һәм реабилитацияләүгә мохтаҗ һәм хроник авыручы балалар җәйге ял белән төбәк бюджеты хисабына тәэмин ителәчәк. Моннан тыш, 7 меңгә якын юллама укуда үзләрен яхшы яктан күрсәткән балаларга, олимпиадаларда җиңүчеләргә һәм призерларга биреләчәк, дип өстәде Ринат Садыйков.
«Татарстаннан 5 меңнән артык бала Кара диңгез ярының «Витязево», «Глобус», «Юбилейный», Краснодар краенда, Кырым «Сатера» балалар лагерьларына китәчәк. Икенче июньнән озату башлана», - дип белдерде ул.
Аерым игътибар балалар һәм персоналның куркынычсызлыгына биреләчәк.
Шул ук вакытта 2022 елда коронавирус белән бәйле кайбер чикләүләр көчен югалтты. Шулай итеп, хәзер лагерьның тулылануы 100% ка җитәргә мөмкин, димәк балалар экскурсияләргә йөри ала, ә персоналга лагерь территориясендә яшәү мәҗбүри түгел. Әмма биналарда массакүләм чаралар тыела.
ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков 1 июньнән Татарстанда балалар ялына багышланган 8 (843) 207-28-73 номеры буенча, шулай ук 8 (800) 444-35-38 федераль номеры буенча кайнар линия эшли башлаячак, дип өстәде.