Бүген, балаларны яклау көнендә, Татарстанның иреклеләр оешмалары Донбасстан күченеп килгән балалар өчен Казанда Яшьләр активлыгы объектлары буенча экскурсия оештырдылар. Аерым алганда, балалар һәм яшүсмерләр «УРАМ» экстрим-паркында булдылар. Бизнес-бергәлекләр дә кушылды: балаларны «Кидспейс» үзәге дә кабул итте. Ә туклануны «Түбәтәй» кафесы оештырырга ярдәм итте.
«Татарстанда инде икенче ел «Безбергә» клубы эшли, ул республиканың барлык ирекле җәмәгатьчелекләрен берләштерде. Алар иҗтимагый-мөһим инициативаларда ярдәм итәләр. Шул исәптән күченүчеләрне вакытлыча урнаштыру урыннарында төрле мастер-класслар үткәрәләр.
Балаларны яклау көнендә Татарстан иреклеләре балалар өчен кызыклы урыннарга экскурсияләр оештыру инициативасы белән чыкты: кем кечкенәрәк - «Кидспейс»ка китте, ә өлкәнрәкләр «УРАМ» экстрим-паркында самокатлар һәм роликлар үзләштерә, - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева.
Чараларны оештыручылар һәм партнерлар: «ТР Иреклеләр мәгълүмат-ресурс үзәге» АКБО, «Транснефть-Прикамье» АҖ, «Урам» экстрим-паркы, «КидСпейс» ҖЧҖ, «Түбәтәй» тиз туклану рестораннары челтәре, «Я – ДоброТворец» АКБО һәм «Ак Барс Созидание» хәйрия фонды.