Яшьләр көне алдыннан, 26 июньдә, Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) илнең кайбер төбәкләре хөкүмәтләре һәм партнерлары белән берлектә 10 төбәктә мәгариф, карьера һәм ял фестивальләре үткәрәчәк. Бәйрәм чаралары Мәскәүдә, Калининградта, Казанда, Владивостакта, Махачкалада, Түбән Новгородта, Мурманскида, Красноярскида, Екатеринбургта, Кырымда(Тарханкут) үтәчәк. Фестивальдә катнашу түләүсез. Бу фестивальләрдә катнашучыларны тыгыз программа көтә. Анда «яшьлекне билгеләү» генә түгел, ә вакытны бик файдалы үткәрергә мөмкин: партнерлык компанияләреннән стажировкалар турында белергә, волонтерлык миссияләрен тоярга, үзеңнең иҗади мөмкинлекләреңне һ.б.
Кризис вакыты ул - һәрвакыт мөмкинлекләр вакыты һәм яшьләр көнендә мондый мөмкинлекләр күп булачак. Бөтен ил буенча Владивостоктан алып Калининградка кадәр барлык теләүчеләрне көтәбез», - дип билгеләп үтте яшьләр эшләре Федераль агентлыгы җитәкчесе Ксения Разуваева. Һәр фестиваль үз эченә тугыз тематик зонаны ала: музыка, иҗадилык, актив тормыш образы, игелек, мәгариф, карьера, юмор, дуслык һәм мөмкинлекләр.
Бәйрәм кунаклары чара барышында вакансияләр ярминкәсендә һәм җәйге стажировкалар биржасында була, кызыклы спикерларны тыңлый, яңа дуслар таба, иҗади мастер-классларда катнаша, үзен волонтер сыйфатында сынап карый алачаклар. Һәр шәһәрдә үтүче фестиваль программасы деньмолодёжи2022.рф. сайтында урнаштырылган. Яшьләр көненә багышланган Фестиваль тәмамлануның иң югары ноктасы ул – күренекле артистлар чыгышы.
Чараның хедлайнерлары - Клава Кока, Niletto, L’One, Bahh Tee, Мари Краймбрери, МОТ, Ваня Дмитриенко һ.б. Фестивальдә шулай ук яшь артистлар – музыкантлар, шагыйрьләр, биючеләр дә чыгыш ясый ала. Аның өчен деньмолодёжи2022.рф сайтында «ачык микрофон»га гариза бирергә кирәк. Катнашу өчен гаризаларны 19 июньгә кадәр бирергә мөмкин.
Сайлап алуны узган иҗатчылар фестивальнең төп сәхнәсендә чыгыш ясаячаклар. Чарада шулай ук яшь эшмәкәрләр һәм локаль брендлар маркеты оештырылачак. Аңа катнашу өчен 19 июньгә кадәр сайтта гариза бирергә кирәк. Иң яхшы дип табылганнары фестиваль үткәрелгән көндә зур аудиториядә үзләренең товарларын тәкъдим итә алачаклар.
Бәйрәм барышын бердәм трансляция ярдәмендә карарга мөмкин булачак – ВКонтакте «Росмолодежь» рәсми берләшмәсендә онлайн-марафон барлык фестивальләрне үткәрү нокталарын берләштереп, иң якты вакыйгаларны һәм чыгышларны күрсәтәчәк. Исегезгә төшерәбез: Фестивальгә керү бушлай электрон билетлар буенча башкарыла, алар деньмолодежи2022.рф сайтында теркәлгәндә күрсәтелгән почтага килә.
Казан шәһәрендә фестиваль «УРАМ» яшьләр экстрим-паркы территориясендә үтә.
Чараны Яшьләр эшләре федераль агентлыгы (Росмолодёжь) һәм төбәк башкарма хакимият ораннары оештыра. Фестивальнең партнерлары - «Россети» компанияләре төркеме, VK компаниясе. Рәсми авиайөртүче - «Аэрофлот» ГАҖ.
Фестивальләр программасы партнерлары - Россия «Белем» җәмгыяте, «Россия – мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автоном оешмасы, «Озын тәнәфес» укучылар өчен россиякүләм конкурсы, «Синең йөреш» студентлар өчен россиякүләм конкурсы, «Урам классикасы» проекты, «#МЫВМЕСТЕ »россиякълщм ярдәмләшү акциясе, «Волонтерлар-медиклар» россиякүләм иҗтимагый хәрәкәте, «Башка эш(Другое дело» проекты, халыкара КВН берләшмәсе, «Интернет үсеше институты» коммерцияле булмаган автоном оешмасы, Россия милли проектлары һ.б.
Мәгълүмати партнерлары - «Рус радиосы» музыкал телеканалы, «Комсомолская правда» медиатөркеме, «Лента ру» федераль интернеты-ММЧ, LBL аралашу төркеме һәм Russ Outdoor компаниясе төркеме.