Бүген Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән муниципаль районында «Мирас - Наследие» сәламәтләндерү лагерендә булды. Президент визиты 1 июнь – халыкара балаларны яклау көненә багышланды.
Бу сәламәтләндерү лагеры Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Әйшә авыл җирлегендә 1959 елда төзелә. Лагерь территориясе 8,3 гектардан артык мәйданны били.
Яңартудан соң лагерь ачылуы Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлна. «Мирас» - этномәдәни лагерь. Ул Идел буе федераль округында милләтара бердәмлек һәм этномәдәни күптөрлелек концепциясе булган беренче лагерь булды.
Капремонттан соң лагерьдә 4 корпус (һәр бүлмәдә 4 кеше урнаша), 5 кешелек бүлмәләр белән 1 корпус, һәм тагын аз хәрәкәтләнүче төркем өчен 1 корпус (4 кешелек бүлмәләр) эшли. Шулай ук зур ашханә, 200 кешелек клуб, 4 спорт мәйданчыгы(футбол, волейбол, баскетбол, воркаут), 4 остаханә (столяр, чүлмәк ясау, тегү остаханәсе, медиаүзәк) бар.
Капиталь ремонт барышында биредә фасадларны, керү төркемнәрен ремонтлау, территорияне төзекләндерү, бизәкләү эшләре башкарылды, тәрәзәләр алыштырылды, яңа ишекләр куелды. Барлык инженерлык системалары алыштырылды, төп зал ремонтланды, сәхнә җиһазлары монтажланды, яңа мебель һәм җиһазлар сатып алынды.
Рөстәм Миңнеханов «Осталар шәһәре» корпусын карады, остаханәләр эше (столяр, чүлмәк ясау, тегү остаханәсе) белән танышты. Шулай ук ул ашханәне карап чыкты һәм менюны бәяләде. Президент шулай ук республикада җәйге сәламәтләндерү компаниясе буенча төп мәгълүматлар белән танышты. Ул турыда Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов җиткерде.
Балалар алдында чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов балаларны күптән көтелгән каникуллары һәм балаларны яклау көне белән котлады. Балалар – безнең киләчәгебез, дип белдерде президент. « Шундый яхшы шартларда сезгә ял итү мөмкинлеге бирелүгә без бик сөенәбез. Лагерь бик сыйфатлы яңартылган. Бу – дөньякүләм дәрәҗә. Иң мөһиме – сез монда бик күп дуслар табарсыз. Күңелегезгә якын булган эшләр белән шөгыльләнү мөмкинлеге бар», - диде ул.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов республикада балаларның ялын оештыру программаларын һәм буш вакытларын оештыруны яклаячагына ышандырды.
«Барыгызга да без сезнең белән горурланырлык уңышлар телим», - дип теләкләрен җиткерде Татарстан Республикасы Президенты.