Тимур Сөләйманов: «Электропрофсоюз заряды» форумында яшьләр профессиональ яктан гына түгел, шәхес буларак та үсә ала

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов «Электропрофсоюз заряды» яшьләр форумы кысаларында узган «Тигез очрашу»да катнашты.Форум республиканың 35 предприятиесеннән үз эченә 120 вәкилне җыйды.

«Электропрофсоюз-ул яңа танышулар, аралашу, хезмәттәшләрең, кызыклы һәм якты кешеләр арасында булган шатлык һәм канәгатьлек хисен тою. Шулай ук бу сезнең предприятиеләр һәм оешмалар өчен мөһим. Монда корпоратив рухы дип аталган бердәмлек процессы бара, үзеңне эш вакытыңны үткәрә торган оешманың бер өлеше генә түгел, ә бөегрәк нәрсә итеп күрәсең. Ул синең турындагы фикерләр белән бәйле, үз-үзеңне күрсәтә алуга мөмкинлек бирә.Һөнәри яктан гына түгел, шәхес буларак та», - дип мөрәҗәгать итте форумда катнашучыларга министр.

Мөхтәрәм кунаклар белән ике сәгатьлек әңгәмәдән соң, форумда катнашучыларны команда профсоюз ярышлары һәм «Геройлар узышы» спорт чарасы, «Кичке Марат» күңел ачу тамашасы һәм «Аукцион-шоу» көтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International