Татарстан балалары Кара диңгез яр буе лагерьларының беренче сменасына китте

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Татарстаннан якынча 500 бала Краснодар крае һәм Кырым лагерьларына беренче сменага китте.

«Махсуслаштырылган балалар составы әзерләнгән, ике вагон-ресторан бар, куркынычсызлыкны ЭЭМ һәм Росгвардия вәкилләре тәэмин итә», - дип ассызыклады ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков.

Спикер билгеләп үткәнчә, быел биш меңнән артык бала Кара диңгез буендагы лагерьларга китәчәк. Анда дүрт лагерь эшләячәк: «Витязево» яшьләр үзәге, «Глобус» (Анапа), «Юбилейный» (Туапса р-ны), «Сатера» (Алушта шәһәре, Кырым Республикасы).

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә Татарстанда 61 ял оешмасы эшли (шул исәптән 2 чатырлы лагерь). Бүген 1100 бала һәм яшүсмерне колачлап, 6 ял оешмасы эшкә килергә планлаштыралар.Җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә Татарстаннан 182 635 бала ял итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International