Заманча шигърият факультеты: Казанда түләүсез шигърият курсларын башлап җибәрделәр

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

«Слэм» заманча шигърияткә ярдәм итү программасы RE`ACTOR продюсерлык үзәге белән берлектә «Хәзерге заман шигърияте факультеты»на теркәлүне башлап җибәрде.

Курс 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге иҗади затлар өчен түләүсез белем бирү программасының дүрт юнәлешенең берсе булды. Программаның рәсми сайтында  музыка,  цифрлы  медиаконтент, мода һәм дизайн юнәлешләренә дә  гариза калдырырга мөмкин.

Заманча  шагыйрьләр өчен курслар яшь авторларга иҗади эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен булдырылган. Бу юнәлештә катнашучылар этаплап, нәрсә ул шигърият, аның  нинди үзгәрешләр кичерүен тикшерәләр, үз брендыңны булдыру, аны алга таба үстерү, үз иҗатыңа сәхнә образы аша игътибар җәлеп итү юлларын өйрәнәләр.

Курсның гамәли өлеше яшь иҗатчыларга үз шигырьләрен камилләштерүгә һәм яңа әсәрләр булдыруга юнәлтелгән. Алар үзләрен төрле формаларда һәм яңа жанрларда сынап караячаклар.

Иң яхшы өч катнашучы MASCOT Маркетинг коммуникацияләре агентлыгыннан  продюсерлыкка грант, шулай ук программа партнерларыннан призлар: китаплар һәм белем бирү курсларына сертификатлар алачак.

Таймлайн, факультетның төп темалары белән танышу һәм катнашу өчен гаризаны RE`ACTOR  иҗат эшлеклеләренә ярдәм итү буенча түләүсез программаның рәсми сайтында бирергә мөмкин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International