Казанда «Патриот» республика спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәгендә «Зарница» хәрби-патриотик уенының региональ финалы уза. Зона этапларында җиңгән командалар АК-74 җыю/сүтү, Ватанның хәрби тарихын белү, җирлеккә ориентлашу һ. б. дисциплиналарда көч сынашачак.
«Яшьләргә патриотик тәрбия бирү-Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының төп өстенлекләреннән берсе. Зарница -ул ярышлар мәйданчыгы гына түгел, ә танышу, дуслашу, ил тарихын тирәнрәк өйрәнү мөмкинлеге дә. Биредә иптәшлек, үзара ярдәм итү һәм патриотизм хисләре чагыла», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева.
Команда финалы алдыннан өч этап узды: мәктәп, муниципаль һәм зона этабы. Бу вакыт эчендә уенда 15 меңгә якын мәктәп укучысы катнашты. Нәтиҗәдщ иң яхшы 12 команда билгеләнде.
Татарстан этабында җиңүчеләр «Зарница Поволжья» конкурсында республика данын яклыячак.
Татарстанда «Аҗаган-2022» конкурсы «Патриот» яшьләрне спорт-патриотик һәм армиягә кадәр әзерләү республика үзәге» Татарстан Республикасы дәүләт автоном учреждениесе тарафыннан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән оештырылды.