Татарстан Республикасы яшьләр сәясәтенең 350дән артык лидеры ТР Яшьләр торак конкурсы программасы буенча үз фатирларын алды инде. 2022 елда, гадәттәгечә, 49 кеше ташламалы бәяләрдән үз торакларына ия булачак.
Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте лидерлары өчен соципотека программасы буенча ТР Яшьләр торак конкурсы программасы 2012 елдан бирле ел саен үткәрелә һәм ташламалы шартларда яңа квартиралар алуның уникаль мөмкинлеге булып тора. Бу – яшьләр лидерлары өчен бик көчле мотивация.
Конкурста Татарстан Республикасында даими яшәү урыны буенча теркәлгән 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге, бер гаилә әгъзасына гомуми мәйданы 18 квадрат метрдан кимрәк торакта яшәүче гражданнар катнаша ала.
Конкурска гариза бирүченең хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлеге яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру һәм ТР яшьләренә белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә булуы төп шарт булып тора.
Шулай ук конкурста катнашу өчен гаиләнең бер әгъзасына айлык җыелма кереме булуы, гаиләнең һәр әгъзасын яшәү минимумын тәэмин итә алырдай һәм түләүләрне үз вакытында башкаруны гарантияләүче булырга тиеш.
Беренче взнос сатып алына торган фатирның гомуми бәясенең 10% нан ким булмаска тиеш.
«Татарстан Республикасы яшьләр сәясәтенең 350дән артык лидеры ТР Яшьләр торак конкурсы программасы буенча үз фатирларын алды инде. 2022 елда, гадәттәгечә, 49 кеше ташламалы бәяләрдән үз тораклары ачкычларын алачак. Конкурсны хуплавы һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итүе өчен Татарстан Республикасы Президенты Миңнеханов Рөстәм Нургали улына, Дәүләт торак фондына, шулай ук ТР Яшьләр эшләре министрлыгына зур рәхмәтләребезне җиткерәбез», - диде конкурс башкарма директоры Камолиддин Бобохонов.
Конкурс Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелә. Конкурста катнашу һәм гариза бирү өчен тулы мәгълүматны «ТР Яшьләр торак конкурсы» рәсми төркемендә белергә мөмкин.